Гөлназ Сәфәровага әбисе: “Чәчең күсе койрыгы шикелле иде” [видео]

-- Лейла

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова әбисе янына кунакка кайткан. Әбекәй “Татар җыры” фестивален энәсеннән җебенә кадәр карап утыруын хәбәр итә.

– Чәчең дә әллә нинди иде – күсе койрыгы! Күлмәгең дә матур түгел иде! Олы, таза ханымнар кия торган шикелле булган. Бер дә ошамады, – ди әбекәй.

Моннан тыш Гөлназ Сәфәрова әбисенең чыршы бизәп куйганын да күрсәтә. Яңа ел кәефе аларның гаиләсендә!

Бәйле