Соңгы 10 ел эчендә смартфон даими рәвештә россиялеләрнең иң теләгән Яңа ел бүләкләре өчлегендә кала бирә. Бу елда да бүләк итә торган смартфоннар арасында иң популярлары – ул Xiaomi, Samsung һәм ІРһопе брендлары. Мондый гаджетларны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан яхшы ташламалар белән сатып алырга була. Ничек итеп, моның өч варианты бар.
Искесеннән котылу, яңасына ташлама алу
Trade-in яки актуаль булмаган смартфон модельләрен кире тапшыру – сәүдә базарында бик актуаль санала. Tele2 элемтә салоннарына килүчеләр иске телефоннарын тапшыралар һәм аның өчен карталарына акча күчерәләр, яисә яңа гаджет сатып алганда зур ташлама ясала. Гомуми сумма яки ташлама күләме смартфон моделенә, җитештерү датасына һәм техник торышына бәйле була. Мәсәлән, дисплейда һәм гаджет корпусында кечкенә сызыклар гына булса, аның өчен максималь күләмдә акча булачак. Шунысы да бар: Tele2 элемтә салоны хезмәткәре Сезгә җайланманың бушлай диагностикасын үткәрәчәк, шулай ук аппаратның серия номерын тикшерәчәк, кулланучы көйләүләрен бетерәчәк. Әгәр дә тәкъдим ителгән бәя яки ташлама күләме кулай булса, клиент махсус контракт төзи.
Tele2 салоннарында Xiaomi смартфоннар зур ташлама белән сатыла. Әлеге бренд быел сатып алу өстенлегендә тора, чөнки ул көчле процессорлар, интеграль хәтер һәм Full, шулай ук UltraHD сыйфаты булган фотолар төшерә алырлык камерасы булуы белән аерылып тора. Иске телефоныгызны Trade-in белән тапшырсагыз, гаджетка максималь – 70%ка кадәр ташлама ясалачак.
Минутларыгызны ташлама ясауга алмаштырып була
Tele2 клиентлары шулай ук тариф планы буенча кулланылмаган минутларны промокодка алыштыра ала, һәм Xiaomi смартфонын сатып алу өчен аларга ташлама ясалачак. Алмашу шартлары: 1 минут 1 сумга тиңләшә. Моннан тыш 1 минутны 2 сумга да алмаштырып була, моның өчен Міхх цифрлы сервисларга язылу кирәк. Ул үз эченә мобиль Интернетка өстәмә гигабайтлар алып булуны тәшкил итә. Яисә өстәмә язылуларны сез үзегез сайлап ала аласыз. Мисалга, Wink онлайн-кинотеатры һәм рекламасыз VKда музыка тыңлау, Lamoda һәм «Лента» гипермаркетында әйберләрне ташлама белән алу һәм башкалар.
Шунысы мөһим: максималь ташлама 12000 сумнан артып китә алмый, димәк, ул 12000 сумга җитә һәм trade-in белән кушыла ала.
Әгәр дә сез бөтенләй дә арзан бүләк телисез икән
Шәп бүләк тәкъдим итәбез, ул да булса – акыллы капсула-колонка. Маруся виртуаль ярдәмчесе белән интеграцияләнгән бу колонка мәзәкләр сөйли һәм башка әллә нинди осталыкларга ия. Балаларга исә капсула-колонка кабатлаган хайваннар тавышы аеруча да ошар. Маруся әкиятләр һәм шигырьләр сөйли, өстәвенә, әсәрләрне тематика, авторлар һәм хәтта озынлык буенча да сайлап була. Колонкада АR-режимы да бар, моңа карап капсула ничек һәм нәрсә укыганыңа карап, фон тавышы һәм әкияти атмосферасы да тудырачак. Шулай ук акыллы капсула будильник куя, һава торышын күзәтә, рецептларны укый һәм бик тә наз ярата: әгәр дә аны сыйпап куйсаң, ул мырылдый башлаячак.

Мондый электрон капсула-колонка күңелегезгә хуш булмаса, тагын бер тәкъдим – ZTE ZXV10 IPTV Ростелеком телевизион кушымчасы. Әлеге җайланма Android системасы базасында эшли, Wi-Fi модуль тоташтырылган һәм UltraHD форматы рәвешендә күрсәтелә. Аның аша төрле платформаларда, шул исәптән Youtube каналдан да кино һәм видеолар карап була.
Tele2 салоннарында абонентлар шулай ук тупланган минутларны 1-1 курсы буенча ташламаларга алмаштыра ала. Барысы да гади: шәхси кабинетка керегез, «минутлар белән идарә итү» салынмасын ачыгыз, минутларны 500, 1000, 1500 һәм 2000 минутлык ташламага алыштырып куегыз. Акыллы җайланма сатып алганда исә, Tele2 салоны хезмәткәренә промокод әйтегез, һәм ул сезгә 40%ка кадәр ташлама ясый алачак.
Әлеге акция 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Tele2 салоннарына рәхим итегез!

