Руслан Кираметдинов яңа бәхет тапкан?

-- Лейла

Эстраданың популяр артисты Руслан Кираметдинов үзенең телеграм каналында Чаллы телевидение һәм радио алып баручысы Лилия Гатина белән ике фото урнаштырган.

Соңгы пост астында Кираметдинов шигырь юллары да калдырганнан:

“Фәрештәсен эзләп җаннар йөри
Күпме хисләрсез югалган,
Мәхәббәттән кемнәр янмаган да,
Яратудан кемнәр туялган”.

Комментарийларда Лилия белән Русланны кавыштырырга да өлгергәннәр инде. Җырчының посты астында яшьләргә бәхет теләп дистәләгән язу калган.

ТНВ

Бәйле