28 декабрьдән Канаш — Казан поезды маршрутында яңа тукталыш барлыкка киләчәк

-- Лейла

28 декабрьдән Канаш – Казан поезды маршрутында яңа тукталыш – Зөя станциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

6734нче электричка Канаш станциясеннән 20:46 сәгатьтә китәчәк. Зөя станциясендә состав 21:45 тә тукталыш ясаячак. Казан станциясенә килү 22:28 сәгатьтә көтелә.

ТНВ

Бәйле