Үзбәкстанда ОРВИдан Һиндстан препараты кулланып 18 бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган.
«Док-1 Макс» препаратын кабул итү нәтиҗәсендә 18 баланың үлеме факты буенча Quramax Medical (препарат импортчысы) һәм «дару чараларын стандартлаштыру фәнни үзәге» ҖЧҖ вазыйфаи затларына карата җинаять эше кузгатылды <…> (Көчле матдәләр булган дару чаралары рецепты буенча ваклап сату тәртибен бозу)», — дип хәбәр итә басма.
Тикшерү кысаларында дарулар импортлаучы компания хезмәткәрләре тоткарланган инде. Бу маддә буенча максималь җәза – 15 ел иректән мәхрүм итү.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/101001/