Татарстанның яшь табибы фотосы интернетта шау-шу тудырган

Гүзәл затлар докторга мактау сүзләрен кызганмый.

Социаль челтәрләрдә яшь табиб – травматолог-ортопед Никита Кузнецовның фотосы бик күп хатын-кызга ошаган. Быел 1 февральдән Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсендә эшли башлаган егетнең постына мактау сүзләрен сырлапмы-сырлый алар.

Бер яшь ханымга баласы белән шушы табибка күренергә туры килгән, икенчесе аны – сөйкемле дип, өченчесе – бигрәк чибәр егет, дип мактаган. Күпләр докторның тышкы матурлыгын күрү белән беррәттән, эшен дә югары бәяләгән.

“Никита Олегович кызыма җитди операция ясауда катнашты. Нык сәламәтлек телим аңа! Бәгырь җимешемнең тизрәк аякка басуын телим, икенче тапкыр йөрергә өйрәнә инде ул”, – дип язып калдырган Наталия.

“Җәен балама операция ясады. Шөкер, операция уңышлы үтте. Алтын кулларыгыз өчен рәхмәт Сезгә!”. – дип язган Эльмира.

Никита Кузнецов – Удмуртиядән. 2019 елда Ижевск дәүләт медицина академиясен, 2021 елда – травматология, ортопедия, хәрби-кыр хирургиясе буенча ординатура тәмамлаган. Алга таба да үсү, камилләшү, өйрәнү, башка төбәкләрдәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу планнары белән янып яши.

“Социаль челтәрләрдә, хастаханәдә, урамда хатын-кызларның чиктән тыш игътибарын тоям дип әйтә алмыйм. Кулымдагы балдагым өйләнгән кеше булуым турында сөйли. Хатынымны, улымны бик яратам. Гаилә тормышында бәхетлемен”, – дип сөйләп үткән табиб.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/101020/

Бәйле