Tele2 мобиль операторы бәйрәмнәргә әзер

-- Лейла

Tele2 мобиль операторы, бәйрәмнәр алдыннан, үз челтәрләрен интенсив эксплуатациягә әзерләде һәм аның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә әзер. Югары йөкләнешләрне үткәрү параметрлары 29 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр Татарстанның барлык база станцияләрендә урнаштырылачак. Республика халкы һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар мобиль оператордан һәм интернеттан берөзлексез файдалана алачак.

Бәйрәм көннәрендә традицион рәвештә мобиль элемтә кулланучыларының активлыгы бермә-бер көчәя. Tele2 инфраструктурасына йөкләнеш Яңа ел каникулларында уртача 10-15%ка арта, шуңа күрә оператор төп челтәр йөкләнешен өстәмә активлаштыра, шулай ук элемтә каналларының үткәрүчәнлеген арттыру буенча эшләр башкара. Челтәрнең үсеше 3G һәм 4G интернетның югары тизлеген саклап калырга, Татарстан халкын һәм кунакларын сыйфатлы элемтә хезмәтләре белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Алдагы ике елда Яңа ел төнендә Tele2 белгечләре челтәргә йөкләнешнең ике тапкыр артуын теркәгәннәр, интернет-трафикның күләме дә ял көннәре белән чагыштырганда 1,3 тапкырга арта. Бу мәгълүматларга нигезләнеп, клиентларның активлыгын анализлап, техник белгечләр ел дәвамында төбәкләрдә челтәр инфраструктурасын үстү өстендә эшләделәр. Хәзерге вакытта югары тизлекле мобиль интернет һәм тавыш элемтәсе белән Татарстан халкының 97% куллана.  

Бәйле