Мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманованың әнисе чыннан да яшь күренә.
Бу хакта ул 2019 елда «Ирек мәйданы» хәбәрчесенә болай сөйләгән:
«Әнигә 60 яшь тула. Заводта хезмәт куеп, 45 яшьтән лаеклы ялга чыкты. Әле дә тик утырмый, медицина өлкәсендә регистратурада эшли. Әни безне – ике баласын – берүзе аякка бастырды. Аның тырышлыгына, көченә шаккатам һәм сокланам. Әти бездән чыгып киткәндә миңа 5 яшь иде. Энемне бала тудыру йортыннан алырга бармады…
Әни бик матур, яшь тора, зифа буйлы. «Дус кызыңмы бу?» – дип сораучылар да бар. Әйе, үзе генә яши. «Миңа ир кирәкми», – ди. Бөтен нәрсәсе җитеш. Тормышы җиңел булмады, яшьлегендә ял итү тәтемәде. Аның каравы, хәзер чәчәк ата. Аны шулай күреп сөенәм. Дус кызлары белән очрашалар, дискотекаларга да йөрештерәләр. Хәзер яшәүнең матурлыгын, рәхәтен тулысынча татысын. Авыр вакытлар булды. Ипигә акча юк чаклар да бар иде. Бераз файда булсын, дип, кечкенә чакта энем белән шешәләр җыеп тапшыра идек. Үз көчебез белән күтәрелдек, эшкә өйрәнеп үстек. Хәзер рәхәт яшибез…»
Фидания апага Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен….
чыганак: https://kiziltan.ru/news/donja/2022-12-28/dus-kyzy-my-bu-3089202