Республика җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен булдыру идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Шакирова Гүзәл Рәис кызы бүген 54 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.
Гүзәл Рәис кызы 1993 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында, 2014 елдан – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен булдыру идарәсе башлыгы вазыйфасында хезмәт куйды.
Гүзәл Шакирова сәламәтлек саклау, физик культура, спорт, яшьләр сәясәте, туризмны үстерү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылуга җитәкчелек итте. Аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасында 2015 елда Спортның Су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты кебек зур халыкара, Россия, республика күләмендәге ярышлар уздырылды. Гүзәл Рәис кызы 2020-2021 елларда Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә үзеннән зур өлеш кертте.
«Ул республиканың медицина, спорт, туристлык һәм яшьләр җәмәгатьчелегендә зур абруй казанды. Ул принципиаль булуы, гаделлеге, мәрхәмәтлелеге белән аерылып торды. Республика җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Гүзәл Рәис кызының якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Гүзәл Рәис кызы Шакированың якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр», – диелә республика җитәкчелеге имзалаган кайгынамәдә. Аны А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, Ш.Х.Гафаров, Л.Р.Фазлыева, Л.Н.Маврина, Р.Ф.Моратов, М.Н.Садыйков, В.А.Леонов, Э.Ә.Зарипова, Т.Д.Сөләйманов, С.Е.Иванов, М.А.Патяшина имзалаган.
Гүзәл Рәис кызы белән хушлашу 30 декабрь көнне “Гаилә” мәчетендә (Казан ш., Җәүдәт Фәйзи ур., 2 й.) була. Җеназа 10.00 сәгатьтә башлана. Мәрхүмә Курган зиратында (Казан ш., Мамадыш тракты ур., 179) җирләнәчәк.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/101176/