- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан башкаласында бер тәүлек элек югалган Хәдичә исемле 13 яшьлек кызны эзлиләр. Ул Дербышкида музыка мәктәбеннән соң кибеткә суга киткән һәм кайтмаган, дип җиткерә “Татар-информ”.
Хәдичә Казанның 58нче мәктәбендә белем ала. Социаль челтәрләрдән билгеле булганча, кызның буе 160 см, күзләре кара-коңгыр, чәчләре коңгырт. Кызыл куртка, ак шарф, кара лосина, кара аяк киеме һәм ак башлык кигән. Үзе белән алсу чәчәкләр төшерелгән кара букчасы булган.
Хәдичә кайда икәнлеге турында мәгълүматка ия булучыларны 8 960 057 46 45 (әтисенең номеры), 8 800 700 54 52 («Лиза Алерт» эзләү отряды) яки 112 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
–
–