Блогер тормыш иптәше, аранжировкалар остасы Марат Мухин белән бергәлектә йорт салалар. Анда аларның икесенә ике йокы бүлмәсе була икән.
– Сез ничектер, мин белмим. Әмма мин үзем генә йокларга яратам! Кызыбыз Амираны балалар тудыру йортыннан алып чыккач та, Марат безнең белән 1-2не генә кунды да, аннары бу гадәтне ташладык. Минем өчен йокы бик мөһим! Гомумән, психологлар да ир белән хатын арасында җылы мөнәсәбәтләр саклап калу өчен бергә йокламаска киңәш итә, – дип сөйли Гөлия.