Татарстанда бер риэлтор күп балалы хатынның ана капиталын урлаган

Бу ирнең гаебе моның белән генә дә чикләнми әле.

Азнакайда 42 яшьлек риэлторга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул урлауда һәм мошенниклыкта гаепләнелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, аферист шул бер үк кешене ике тапкыр алдаган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе.

2016 елда пенсионер ханым риэлтордан кызына җир кишәрлеге белән йорт сатарга ярдәм итүне сораган. Ир акча алу өчен гариза язарга кирәклеген әйткән. Күчемсез милекне 453 мең сум күләмендәге ана капиталы хисабына сатарга кирәк булган. Пенсионерның кызы, риэлтор киңәш иткәнчә, акча алу өчен тиешле килешү төзегән. Әмма акча хатын-кызның банктагы счетына күчкәч, мошенник анда акчаның юклыгын әйткән. Аннан соң хатын-кызның банк картасын алып, шуннан ана капиталын урлаган.

Шуңа да карамастан, зыян күргән хатын-кыз 2017 елда янә шушы риэлторга килеп капкан. Бу юлы аннан йортны һәм өченче бала туган өчен бирелгән җир кишәрлеген рәсмиләштерүне сораган. Күп балалы ананы аферист үз исеменә ышанычнамә рәсмиләштерүгә күндергән. Шуннан соң күчемсез милекне 900 мең сумга сатып җибәргән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/101203/

Бәйле