1 гыйнвардан Россиядә пенсияләрне индексацияләделәр

Эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре 1 гыйнвардан 4,8% ка артты. Үсеш еллык индексация кысаларында булган.

Шул ук вакытта 2022 елның 1 гыйнварына карата үсеш 15,3% тәшкил итте, бу соңгы җиде елда рекорд. Индексацияләр хатын-кызларга 60 яшьтән билгеләнгән иминият түләүләренә кагыла, ә ир-атларга — 65 яшьтән хезмәт стажы булган очракта.

Иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 2023 елда 7567 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Төбәкләрдә пенсия күләме шулай ук субъектларның коэффициентларына карап үзгәрергә мөмкин. Шул ук вакытта ул яшәү минимумыннан түбән була алмый.

Эшләүче пенсионерлар өчен индексация 1 августтан булачак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101334/

Бәйле