Данир Сабиров Яңа ел алдыннан 5 кешегә бүләк ясарга сүз биргән иде.

«Хөрмәтле язылучыларыбыз! Яңа ел алдыннан 5 кешенең хыялын тормышка ашырырга булдык. Үзегезнең хыялыгызны хат итеп электрон почтага язып җибәрегез. Әмма «миңа бу кирәк» дип кенә түгел, эчтәлекле матур хат булсын. Күңелебезнең нечкә кылларын тибрәтерлек итеп… Биш хатны сайлап алып, аларның теләкләрен үтәргә тырышырбыз», – дип язган иде ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Хатлар озак көттермәгән. Шуларның берсе – Башкортстаннан Мөндилә ападан.

«Исәнмесез! Мин Башкортстанның Дүртөйле районыннан, сезнең концертларны яратып караучы 66 яшьлек апа. Бик матур гына яшәгәндә 10 ел элек ирем вафат булды. Ялгызлык бик авыр, шуңа күрә, Миләүшә балам, Данир белән тигез, парлы гомер сезгә, ике матур, акыллы җимешегезне үстереп, олы тормыш юлына тигезлектә бастырырга насыйп булсын. Минем Яңа ел бүләге итеп мамык шәл алып бәйлисем килә.

Минем оныкларымның иң кечкенәләре – игезәкләр. Кызга – Динара, ә малайга сезнең хөрмәткә Данир дип исем куштык», – дип язган Мөндилә апа һәм матур теләкләрен юллаган.

Данир Сабиров нәкъ менә шушы хатны сайлап алган да. Һәм Башкортстанга мамык шәл алып җибәргән.

Мөндилә апаның бик күңеле булган. Ул ихлас рәхмәтләрен юллаган. Маладис, Данир!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-01-02/danirdan-mamyk-sh-l-3092526

Бәйле