Исерек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасын урлап алып киткән һәм Екатеринбург буенча йөргән.
Билгеләп үтелгәнчә, табиблар башын яралаган исерек ир-ат чакыруына килгән. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат йөртүче белән сугыша башлаган, аны машинадан тартып чыгарган һәм үзе руль артына утырган.
Исерек ир-аттан тыш, машинада аның белән дус кызлары да булган. Алар махсус сигналларны кушып, шәһәр буйлап йөргәннәр. Табиблар полиция чакырткан. Беркадәр вакыттан соң хокук саклаучылар адекват булмаган ир-атны тоткарлыйлар һәм аны бүлеккә китерәләр. Полиция инцидентны тикшерү белән шөгыльләнә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101354/