Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак…

Татарстанда шимбә көнне -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

4 гыйнварда кар явачак, урыны белән буран булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4…-9 градус, көндез -2…-7 градуска җитәчәк.

5 гыйнвар көнне температура төнлә -13…-18 градуска кадәр, урыны белән -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -4…-9, ә көнчыгышта -15 градуска кадәр булачак.

Җомга көнне, 6 гыйнварда, янә кар явачак, төнлә -13…-18 градус, ә көндез -10…-15 градус салкын булачак. Шимбә көнне һава температурасы -19…-24 градус, урыны белән -28 градуска кадәр җитәчәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-28-graduska-kadar-suytacak-5865148

Бәйле