Озынколак безгә нәрсәләр әзерли икән?

Кара су куяны елы килде.

Белгечләр ышандыруынча, алдагы ел тотрыклы булырга тиеш. Зур икътисади тетрәнүләр булмаска охшаган. Белгечләр 2023 елда тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар планлаштырмаска киңәш итә. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак. Чөнки Куян да, Мәче дә (бу елның икенче хуҗасы) кискен хәрәкәтләр яратмый. Ә менә никахлашу өчен бик әйбәт ел килә икән! Ел хуҗасы гаилә корганнарны яратыр.
2023 елда нәрсәгә генә тотынсагыз да чаманы онытмагыз. Куян елы сәяхәткә чыгу өчен иң яхшы ел. Шуңа җәйне өйдә үткәрмәскә тырышыгыз.
Алдагы елда торак мәсьәләсен хәл итүчеләр дә уңышка ирешәчәк, дип ышандыра белгечләр.
Куян да, мәче дә – йомшак, назлы җәнлекләр. Шул ук вакытта аларда хәйләкәрлек тә, очлы тырнаклар да бар. Шуңа бу елны йомшак, ягымлы, ләкин уяу да булырга кирәк.

Иминлек, тынычлык килергә тиеш

2023 ел стихиясе Су булачак. Көнчыгышта аны ике төрле аңлаталар: бер яктан ул – иминлек, икенче яктан таркалу да булырга мөмкин. Бу елның “холкын” тоеп, аңа яраклашырга куша белгечләр. Шул вакытта барысы да әйбәт булачак.
Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян да, мәче дә гармонияне өстен күрә. 2023 елны өйдә, якыннарың белән, тынычлыкта каршылау хәерле. Киемнәрегез якты, тыныч төстә булсын. Әлбәттә, куян ите әзерләмәгез.
Уңыш җәлеп итү өчен куян яисә мәче сыны, уенчыгы алып куегыз. Кишер тоткан куян акча да китерергә тиеш, имеш.

Үзгәрешләр көтегез!

Көнчыгыш календаренда Куян – дүртенче җәнлек. Өстәвенә, киләсе ел Ай циклының дүртенче елы булачак. Шул сәбәпле, 2023 елда бәхетле үзгәрешләр булырга тиеш, дип ышандыра кытайлылар.
Куян – йомшак, назлы, шәфкатьле. Ул үзенең токымы, гаиләсе турында хәстәрлек күрүчән. Астрологлар билгеләвенчә, алдагы ел тыныч һәм гармониядә үтәчәк. Гаилә җылысы һәм иминлек тантана итәчәк. Куян елы безгә шәфкатьлелек, романтика, якыннар белән аралашу, гаилә бәхете китерергә тиеш. 2023 елда конфликтларга һәм талашуларга урын булмаячак.
Куян күпләрнең шәхси тормышына зур һәм матур үзгәрешләр китерәчәк. Өч үзгәрешнең берсен көтегез: күптән көткән кешең, ягъни күкләр тәгаенләгән “икенче яртың” белән очрашу; өйләнү яки кияүгә чыгу; яңа кешегә гомер бирү.
Куянда кыюлык һәм тәвәккәллек кебек сыйфатлар барлыгын да онытмагыз. Әйе, әйе! Бу озын колаклы йомшак җан иясен куркак кына димәгез. Шуңа күрә алдагы елда тәвәккәл рәвештә мөһим карарлар да кабул итәргә туры киләчәк.

Ни өчен ике хуҗа?

Бу елның ике хуҗасы булу турында берничә легенда бар. Аларның берсе мондый. Бервакыт Будда Көнчыгыш календареның 12 җәнлеген үз янына җыярга булган. Аларның иң беренчесенә – Күсегә ул башкаларны чакырырга кушкан. Рәхәтләнеп изрәп йоклап яткан Мәчене күргәч, Күсенең ачуы килгән һәм ул бу мырауҗанга карата хәйлә корган. Нәтиҗәдә Мәче Будда янына соңлаган. Мәчене кыяфәте һәм холкы буенча охшаш башка җәнлек белән алыштырырга булганнар – Куянга. Ләкин мырауҗан да беркая да китмәгән, ул да үзен ел хуҗасы дип санавын дәвам иткән.
Бу, әлбәттә, легенда. Ә фактлар ни сөйли? Гаҗәпләнерсез, ләкин Көнчыгыш календаре, күпләр уйлаганча, берәү генә түгел. Алар күп һәм һәрберсендә төрле җәнлекләрне очратырга була. Кытайлыларда дүртенче ел хуҗасы Куян булса, вьетнамлыларда – Мәче. Ә безнең халыкка бу ике йомшак җәнлек тә таныш һәм якын. Шуңа без Көнчыгыш календарена ышанырга теләсәк, алдагы ел хуҗасын икәү дип кабул итик.
Шулай итеп, алдагы елның тәхетен ике йомшак җәнлек биләячәк. Астрологлар бу елда күп вакытны якын кешеләр белән уздырырга, гаилә учагын ныгытырга киңәш итә. Алар ышандыруынча алдагы ел – гаилә кыйммәтләре елы булачак.

Уңышны чакыручы 5 кагыйдәне үтәгез!

1нче кагыйдә – өегезне яхшылап җыештырыгыз. Куян чисталык һәм тәртип ярата! Шуңа тузан булмасын, шкаф эчендә барысы да дөрес һәм матур урнаштырылган булсын.
2нче кагыйдә – өегезне бизәгез. Куян урманда яши. Шуңа өйнең бизәлешендә бу тематика булсын. Вазада кипкән яисә тере чәчәкләр утырса, чыршы күркәләреннән гирлянда эленсә, яхшы. Куян сынын яисә уенчыгын өстәлнең уртасына куегыз. Ә менә ел хуҗасын куркытырдай уенчыклар өйдә булмасын – юлбарыс, бүре, төлке һәм башкалар.
3нче кагыйдә – өстәлдә балык ризыклары булсын. Ул аерым әзерләнгән булса да, салатка кушылса да ярый. Ә уылдыклы бутербродлар бигрәк тә яхшы.
4нче кагыйдә – Яңа елны дөрес кием белән каршылагыз. Кечкенә кара күлмәк бик уңышлы булыр, дип ышандыра белгечләр. Чөнки якынлашучы ел Кара куян елы икән. Шуңа киемегездә әз генә булса да кара төс булса яхшы. Зәңгәр, зәңгәрсу төсләр дә ярый икән. Ә менә кызыл һәм сары төсләрдән бу елны каршылаганда качарга тырышыгыз.
5нче кагыйдә – Яңа ел туганда теләк теләгез! Аны кызыклы һәм күңелле итеп эшләргә дә була. Иң билгеле ысул – теләкне кәгазьгә язарга, яндырырга һәм эчемлекле бокалга салып, сәгать 12не сугып бетергәнче эчеп куярга. Испанлыларча – унике виноград ашап куярга, итальяннарча кирәкмәгән әйберләрне тәрәзәдән ташларга да була. Ә японлылар Яңа ел төнендә өйләренә тырма кертеп куя икән. Яңа елдан күбрәк бәхет “тырмап” алыр өчен…
Киләсе елыгыз уңышлы булсын, дуслар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-01-03/ozynkolak-bezg-n-rs-l-r-zerli-3093666

Бәйле