Илнең кайбер төбәкләрендә -53 градуска кадәр суытачак

Яңа елның беренче көннәре яңгырлы һава торышы белән истә калса, Раштуа бәйрәменә табигатьтән тагын бер бүләк – Татарстанга салкыннар килә.

Ял көннәрендә республикада -28 градуска кадәр суытачак, ди синоптиклар. ТР Гидрометцентры мәгълүматларына караганда, кичә ява башлаган кар ялларга кадәр туктамаячак. Урыны белән буран чыгарга да мөмкин. Шуңа күрә юлларда аеруча да сак булырга киңәш иткәннәр. Бүгеннән сизелерлек суытты. Республиканың көнчыгыш районнарында термометр баганасы бүген төнлә үк -23 градус салкын күрсәтәчәк, дигәннәр.

Илнең кайбер төбәкләрендә исә бу ялларда -53 градуска кадәр суытачак. Илнең баш синоптигы Роман Вильфанд сүзләренә караганда, барыннан да бигрәк, Магадан өлкәсе, Чукотка һәм Якутиядә салкын булачак. Идел буе федераль округында һава температурасы гадәттәгедән 8-16 градуска түбәнрәк булачак, дигән белгеч. Көннәр киләсе атна уртасыннан җылыта башлаячак, дип көтелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101479/

Бәйле