«Улым, шалтырат әле!»

Без дә ышанмыйбыз, Фәридә апа….

Дошманнарны кыйратып, аларның БТРын урлап, командирын коткарган Тәтешле егете Фәнис Хөсәеновның һәлак булуы турында рәсми хәбәр булмагач, барыбыз да могҗизага ышана.

Бигрәк тә әнисе Фәридә апа инде… Нинди сүзләр белән дә аның хәзерге хәленә кереп булмый, йөрәк кенә сулкылдый. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул «Мин ышанмыйм!» дип язган. Ә бәлки…

Анда куйган шигырьдәге җан авазын, бәлки, ишетерләр?!

Күңелемнең моңсу чагы,
Улым, шалтырат әле.
Матур хәбәрләрең белән
Сагышны тарат әле.

Сезне уйлап торган мәлем,
Ниләр эшлисез икән?
Сез дә шулай минем кебек
Мине уйлыйсыз микән?

«Әни, син чирләмә», – диеп
Әйткән сүзләрегезне
Күңелемдә йөртәмен,
Сез шуны беләсезме?

Шалтырат әле, улым, син,
Тагын шулай кабатла.
Көнем җырлап кына бара,
Йөзем балкый азакта.

Улым, шалтырат әле…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-07/ulym-shaltyrat-le-3096887

Бәйле