Кышын мобилизациянең икенче дулкыны булмачак, чөнки фронтта кешеләр саны җитә. Махсус операция зонасында халык күче түгел, ә заманча армия кирәк, дип язган политолог Сергей Марков үз телеграм-каналында.
— Кышын бернинди дә мобилизация булмаячак. Аны уздыруның бернинди дә мәгънәсе юк, чөнки фронтта кулларына Калашников автоматы тоткан халык күче түгел, ә заманча кораллы заманча армия кирәк, — дигән Марков.
Ул мондый нәтиҗәне Россия Президенты Владимир Путинның сүзләреннән чыгып ясавын да белдергән. Әлеге вакытта фронтта 2022 елның көзендә мобилизацияләнгәннәрнең яртысы гына дошманга каршы көрәшә. Ә калган 150 меңе хәрби полигоннарда өйрәнүләр уза. Россиядә барлыгы 300 мең кеше мобилизацияләнде.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101601/