Татарстанда кышкы каникулларны ике көнгә озайттылар

-- Лейла

Татарстанда мәктәп кышкы каникулларын язгы каникуллар хисабына ике көнгә озайттылар. Бу республикадагы суыклар белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомствода -23 градуста мәктәпкә башлангыч сыйныф укучылары килмәсә була, дип искәрттеләр. Температура -25 градуска кадәр төшкәндә, өйдә шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары һәм авыл мәктәпләренең бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары кала ала.

– 30 градус булганда укудан 10-11 сыйныф укучылары азат ителә. Ә шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына -32 градус салкында өйдә калырга рөхсәт ителә.

ТНВ

Бәйле