Гүзәлем: «Балалар йортыннан булса да бала алабыз!»

-- Лейла

Җырчы Гүзәлемгә социаль челтәрләрдә «Кайчан икенче бала алып кайтасыз?» дигән сорау биргәннәр.

– Мәдинюшкага иптәш була, однозначно, иншаллаһ. Башта Мәдинәгә кирәкле игътибарны биреп бетерәсе килә. Ике бәләкәй баланы үстерү, ай-хай, күп эмоциональ көч таләп итә бит. Якын аралашкан гаиләләрдә берсе дә икенче баласын планлаштырып тапмаган, шулай булган нишлисең? Табасың, үстерәсең. Ничек авыр булганын үзләре генә белә. Үзебез булдырмасак, балалар йортыннан алып кайтабыз. Барсы да Аллаһ кулында. Ләкин шуны әйтәсем килә, мин үземне күп балалы әни итеп күрмим, – дип язган ул.

Бәйле