Хәрби операциягә киткән Таһир Асылгәрәйнең хатыны: “5 яшьлек кызыбыз әтисен сагына”

Җырчы Таһир Асылгәрәй сентябрь башында ук контракт буенча махсус операциягә киткән иде. Хатыны Наилә ханым әйтүенчә, андагы хәлләрне үз күзем белән күрим дип киткән булган.

Яшьләргә терәк булыр өчен шушы юлны сайлаган. Соңгы көннәрдә җырчының социаль челтәрләрендәге сәхифәләре җанланып китте. Әллә үзе кайтты микән дигән уй да килгән иде. Баксаң, Яңа ел алдыннан элемтәгә чыккан булган. Үз язылучылары һәм тамашачыларга исәнлеген белдертергә, аларны Яңа ел белән котларга кушкан. Социаль челтәрдәге сәхифәсен әлегә хатыны алып бара икән.
– Таһирның телефоны миндә. Кайчак кушып та куям, сүндерәм дә. Үзе элемтәгә бик сирәк чыга. Сөйләшүебез дә кыска гына була. Кайдалыгын әйтергә әйтергә кушмыйлар. Безгә исәнлеген белсәк, шул җитә, – ди Наилә ханым.
Күптән түгел Таһир Асылгәрәйгә 56 яшь тулган. Әлегә тагын 4 ай хезмәт итәсе бар икән. Кайчан кайтачагы билгеле түгел, ди хатыны. Әмма аны өйдә зур гаиләсе көтә. Беренче никахтан туган ике баласы, Наилә апа белән уртак кызлары да исән-сау булуын теләп торалар.
– Безнең уртак кызыбызга биш кенә яшь әле. Ул әтисен бигрәк каты сагына. Шалтыратуга бер сорау, син кайчан кайтасың, ди. Мин күпме дә көтәргә риза. Исән генә кайтсын! Яраткан кешеңнең сау-сәламәт, исән булуы кирәк. Куркыныч хәбәрләр генә ишетергә язмасын, – ди Наилә ханым. –Таһир күңелен төшерми. Китәм дигән карарны да үзе кабул итте. Бер генә теләк – илләр тыныч булсын, көткәннәрнең янына кадерле кешеләре сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтса иде. Таһирның иҗатын яратучыларга рәхмәтлемен. Аңа матур сүзләрне күп язалар. Алла бирса, үзе кайтуга социаль челтәргә чыгып, тамашачысын сәламнәр, фотоларны да куяр. Изге теләктә торыйк!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101913/

Бәйле