«Ишекне ачып бер килеп керер төсле».

10 ел элек югалган Башкортстаннан, Мәләвездә яшәүче егетнең туганнары аның кайтуына һаман ышана.

Хәзер ир-атка 31 яшь булырга тиеш. Гыйнвар башында аның якыннары эзләүдә ярдәм турында чакырулар тарата башлаган.

2013 елның 2 гыйнварында Илмир Нурдәүләтов акча эшләргә килгән Свердловск өлкәсендәге Дегтярск шәһәрендә арендага алынган фатирыннан чыгып киткән. Шуннан бирле аның кайда икәнлеге турында берни дә билгеле түгел.

«Шул кадәр вакыттан соң ул инде кайда булырга мөмкин? Зинһар, фотографияләрне игътибар белән карагыз. Шушы 10 ел эчендә тышкы кыяфәте үзгәрергә мөмкин иде», — дип билгели аның туганнары.

Илмир 1991 елның 5 ноябрендә туган. Ябык гәүдәле, буе — 190-195 сантиметр, соры-зәңгәр күзле.

Илмир Нурдәүләтовны күргән яки аның кайда булуын белгән һәркем түбәндәге телефоннар буенча шалтыратсын иде: 7 (499) 391-98-88, 7 919 616-09-94 яки 79279331426.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-12/kaytuy-ny-aman-k-t-bez-3102025

Бәйле