Ире урлаган баласын алып кайткан

Туймазы кызы Абхазиядәге улы өчен ике елга якын көрәшкән. Детектив фильмга әзер сценарий бит бу!

Туймазыда яшәүче Алия Имелгуҗина Ярослав белән социаль челтәрләрдә таныша. Егет кыздан 11 яшькә кечерәк булса да алар тиз арада уртак тел таба. Отпуск вакытларында Ярослав Туймазыга килеп йөри. Бераздан алар өйләнешә. Әмма озак кына балалары булмый. Икенче тапкыр ЭКО ясаткач кына, хатын балага уза.

Уллары Туймазыда туа. Бераздан Ярослав хатынын Абхазиягә китәргә үгетли башлый. Анда күчкәч, ире начар холкын күрсәтә. Ул еш кына тавыш куптара, еш эчә. Инде хатынын өйгә бикләп куйгач, Алия бер көнне, иренең апасын алдап, капка ачкычларын алып, чыгып кача ала.

Туганнары белән кире ире янына килсә дә, баланы ала алмый. Бу хәл 2021 елда була.

Алиянең абыйсы Фәнур Имелгуҗин сүзләренә караганда, Сухуми шәһәр суды һәм Абхазия Югары судының 2022 елның 6 сентябрендәге карары буенча, Алиянең улы Башкортстанда яшәргә тиеш була, әмма баланың әтисе суд карарын үтәми һәм хәтта приставларга гариза яза.

«Агымдагы елның 8 гыйнварында Алия көндез төшке аш вакытында бала белән йөреп керегә дип килде, ләкин элекке ире аңа улы белән йөрүне тыеп, аны читкә этәреп җибәрде. Мин аны куеныма ныклап кыстым һәм тотып тордым, шул ук вакытта ул минем башка суккалады, ләкин мин аны тотып калдым. Алия бу вакытта баланы машинага утыртып алып китте. Без очраштык, һәм кайтыр юлга чыктык», — ди Фәнүр.

Аның сүзләренчә, аларны чик сакчылары тоткарлаган, тик адвокат җәлеп иткәннән соң, иреккә чыгарганнар.

«Алиянең элекке ире монда килергә һәм баланы урларга тырышырга мөмкин. Аннан барысын да көтәргә була», — дип ассызыклады Имелгуҗин.

Хәзер алар баланы ана рөхсәтеннән башка илдән алып чыгуны тыю өчен миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-01-12/ire-urlagan-balasyn-alyp-kaytkan-3101770

Бәйле