Блогер Рөстәм Нәбиев Аргентинадагы тауга менәчәк

-- Лейла

Танылган блогер, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев кабат тауның иң югары ноктасына менәргә җыена. Бу юлы ул Аргентинага юл тотты.

Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Казбек (5033), Эльбрус (5642), Килиманджаро (5895) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар. Рөстәм әйтүенчә, Килиманджарога менү иң авыры булган. Аңа 50 км кулларда йөрергә туры килгән.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.

ТНВ

Бәйле