41 яшьлек хатын-кыз бишенче кат тәрәзәсеннән сикергән

Калининградның Дзержинск урамында күп катлы йорт тәрәзәсеннән бер хатын-кыз сикереп һәлак булган. Аның 16 яшьлек улы ятим калган. 

Фаҗигале төстә үлгән хатын-кызга 41 яшь булган. Ул башка фатирда яшәгән, әмма шушы фатирның ачкычына да ия булган. Әлеге торак апасыныкы булып, аны сатарга җыенып йөргәннәр.

Чыганак мәгълүматларына караганда, һәлак булучы депрессиядән, “паническая атака”дан интеккән.
Россия Тикшерү комитетының төбәк бүлегендә аңлатып үтүләренчә, ведомство тикшерү үткәрә. Суд-медицина экспертизасы уздырылган. Килеп туган хәлләрнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Хатын-кызның үле гәүдәсен 12 гыйнвар иртәсендә урам себерүче күреп алган. Мәрхүмә бишенче кат тәрәзәсеннән сикереп харап булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102066/

Бәйле