72 кеше һәлак: самолет җиргә төшеп шартлаган

Авиаһәлакәт якшәмбе, 15 гыйнварда Непалда була. Пассажир самолеты Непал көнбатышында Покхара шәһәрендә аэропортның очып китү-утыру полосасына төшеп шартлый.

Самолет бортында 68 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Һәлакәт очып киткәндә килеп чыга, дип билгели ТАСС. Соңгы мәгълүмат буенча, исән калучылар юк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102148/

Бәйле