Фәнис «кайтмаган» әле….

Тәтешле батырын җирләү кичектерелә.

Тәтешледә гади авыл малае булып та, илгә билгеле халык батырына әверелгән, дошман БТРын урлап алып кайткан һәм командирын коткарган Фәнис Хөсәеновның махсус хәрби операция вакытында һәлак булуы турында язган идек.

Аның белән иртәгә Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында бәхилләшү булырга тиеш, дип язганнар иде. Әмма, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Башкирия Online» төркеме язуынча, аны иртәгә җирләмәячәкләр.

«Җирләү кичектерелде, чөнки самолет юк әле, кайчан булыры да билгесез», — дигән Бүл-Кайпан авыл хакимияте башлыгы Флүр Зиннәтуллин.

Фәниснең һәлак булуы турында рәсми вәкилләрнең хәбәр итүенә карамастан, әле һаман аның үлеменә ышанасы килми. Бәлки…

чыганак: https://kiziltan.ru/news/batyrlar-d-vere/2023-01-15/f-nis-kaytmagan-le-3106080

Бәйле