Шагыйрь Ренат Галиәскәрнең якын кешесе вафат булган

Шагыйрь, алып баручы, татар эстрадасынынң күп кенә җырлары авторы Ренат Галиәскәрнең әбисе вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрендә хәбәр итә. Шигырь дә иҗат иткән:

«Озатканда күз яшьләрең яшереп,

Яулык очларыңда эреттең.

Түгелергә торган бала күңелен

Янә бер кат моңлырак иттең.

Балачакларымны иярттең дә

Кайтмаска дип мәңгегә киттең.

Әби китте…», – дип язган ул.

Ренатның кайгысын иҗатташ һәм виртуаль дуслары уртаклашкан.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102202/


Бәйле