Ни өчен суганны колакка куялар беләсезме?

Даруга үрелергә ашыкмагыз әле.

Без бәләкәй чакта әниләр даруны бик сирәк куллана иде. Халык медицинасы ярдәмендә температураны да төшерә белә иде алар, ютәлдән, томаудан да дәвалыйлар иде. Авырулар белән көрәшкәндә суган бик ярдәм итә иде.

1. Суган температураны төшерә.
Бу — балалар өчен идеаль чара. Әгәр баланың тән температурасы күтәрелә икән, суганны боҗралап кисеп, алма серкәсендә чылатырга кирәк. Аннары шушы суганны аяк табаннарына беркетеп, балага носки кидерегез һәм колакларына элегез. Мондый дарудан микроблар бик тиз үлә.

2. Инфекцияләрне юк итүче.
Инфекцияне бетерү өчен суган пастасы әзерләргә кирәк. Моның өчен сөтне кайнатырга да, бер телем ак ипи белән суган алырга кирәк. Икмәк өстенә шушы сөтне агызыгыз һәм суганны кыргычтан чыгарып, өстенә сылагыз. Аннары бу катнашманы изеп, паста ясагыз. Пастаны яраланган урынга сылап, өстеннән марля белән бәйләп куегыз да 2-2,5 сәгать шулай йөрегез.

3. Кан агуны туктатырга сәләтле.
Суган яраланган вакытта да ярдәм итә. Яралы урынга марляга уралган бер-ике кисәк суган куярга кирәк. Күз ачып йомган арада кан агу туктар. Яра тизрәк төзәлсен өчен бу процедураны тагын берничә тапкыр кабатларга мөмкин.

4. Пешүдән дә дару ул.
Моңа ышануы кыен, ләкин иң гади суган кояшта пешүдән дә ярдәм итә. Моның өчен суганның бер-ике кисәген ярага беркетергә һәм 2 минутка калдырырга кирәк. Әгәр шуннан соң пешкән урынга йомырка агын салсаң, авырту да бик тиз басылачак.

5. Ютәлне юкка чыгарырга сәләтле.
Суган суы — ютәлдән яхшы чара. Моның өчен суганны колакка куярга кирәк. Суган суты канга эләгеп, йөткерүдән коткарачак.

6. Суган җөйләрне киметә.
Операциядән калган җөйләрне суган ярдәмендә бераз тигезләргә мөмкин. Бары тик тирегә даими рәвештә суган сөртергә кирәк.

9. Бал кортлары чаккан урынны да дәвалый.
Әгәр ниндидер бөҗәк тешләгән икән, суганны шушы урынга куегыз. Ул шешне киметәчәк, агуын суырып чыгарачак һәм тирене үз халәтенә кайтарачак.

10. Колак һәм баш авыртканда да колакка суган куялар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/0905/2023-01-16/ni-chen-suganny-kolakka-kuyalar-3106462

Бәйле