1 нче гыйнварда бәби тапкан әниләр: «Яңа ел төнендә үк бәби көтмәгән идек»

19 кыз, 11 малай! Быел 1 нче гыйнварда республикада барлыгы 30 сабый дөньяга аваз салган. Әйтик, Казанда яшәүче Шәфигуллиннарның уллары Әскәр Яңа елның беренче минутында туган. 2023 елның беренче бәләкәчләре арасында Давыд, Дамир, Әскәр, Элита исемле сабыйлар бар. Без  әниләр һәм бәбиләрнең хәлен белештек.

Гөлназ Шәфигуллинаны бала тудыру йортына ире Яңа ел табынына утыргач алып киткән. Әскәр – аларның беренче сабыйлары. Гаилә башлыгы Фаилнең хыялы чынга ашкан. 2021 елның 31 декабрендә булачак хатынына тәкъдим ясаганда, киләсе Яңа елны өчәү каршыласак иде, дип теләгән ул.

– Миңа табиб бала туу вакытын 12 гыйнварда дип билгеләгән иде. Яңа ел төнендә бәби табармын дип башыма да китермәдем. Тик тулгагым иртәрәк башланып китте шул. Улыбыз безгә көтелмәгән бүләк ясады, – ди Гөлназ.

Яңа елда сабыйлары иң беренче булып туган гаиләләрне кайчак зур  бүләкләр белән дә сөендерәләр. Шуны ишетептер инде, Гөлназдан да: «Сезгә бүләк бирмәделәрме?» – дип, кат-кат сораучылар бар икән. Юк, бернинди бүләк эләкмәгән. «Иң зур бүләк – улыбыз», – ди ул. Сабыйлары холкы белән әти-әнисенә охшаган: үзләре кебек тыныч.

Яңа ел төнендә сәгать 00.30да Чирмешән районында яшәүче Лилия Таҗиева белән Оганнес Мовсесянның дүртенче сабыйлары туган. Олысы Даутка – 16, Мәликәгә – 8, Эмильгә – 2 яшь тә 7 ай. Аларга хәзер энекәш – Давыдны алып кайтканнар. Оганнес – әрмән милләтеннән. Алар төзелештә танышкан. Икесе дә штукатур-маляр булып эшли.

– Районда бала тудыру йорты ябылды. Безгә 80 чакрым ераклыктагы Әлмәткә барырга кирәк. Юлда бәбиләү куркыта. Шуңа күрә берничә көн элек үк шәһәрдә яшәүче сеңелләргә киткән идем. Табиб, гыйнвар башында гына табасың, диде. Шуңа күрә Яңа ел төнендә ук бәби көтмәгән идек. Бергәләп табын әзерләдек. Сәгать телләре 12не сукканны көткәндә, тулгагым башланып китмәсенме?! Ирем тизрәк хастаханәгә илтте, – ди 35 яшьлек Лилия. – Бала табарга курыкмаска, алдан психологик яктан үзеңне әзерләргә кирәк. Дүртенче көндә өйгә кайттым инде.

Лениногорскида яшәүче Гөлназ да сабыен Әлмәткә кунакка барган җирдә тапкан.

– Бүген ирем тәүлек буе эштә, өйдә үзем генә шул. Көн-төн бала карыйм, шуңа күрә сөйләшергә вакыт юк, – диде Гөлназ. – 31 декабрь көнне иртүк тулгагым башланган иде. Ялган гына, ахры, дип уйладым. Ирем эштә булгач, әтием һәм сеңлем янына кунакка Яңа ел каршыларга Әлмәткә киттем. Кичке сәгать 6лар тирәсендә бәлеш ашарга җыенганда, мине бала тудыру йортына илттеләр. Анда өч көн эчендә табасың, диделәр. Ә мин Дамирымны 1 гыйнварда көндезге 1 сәгать 35 минутта таптым.

Лениногорск бала тудыру йортында исә бу елның беренче сабые 1 гыйнварда иртәнге 8 сәгать 37 минутта дөньяга килгән. Сәлаховлар гаиләсендә 3 килолы кызчык туган.

Буа районы хастаханәсенең акушерлык бүлеге мөдире Миләүшә Җәләлетдинова әйтүенчә, быел Яңа ел төнендә бәби табучы юк. Әлегә гыйнварда 4 бала туган. Малайлар күбрәк.

– Узган ел бездә, иң соңгы булып, 25 декабрьдә кыз бала дөньяга килде. Бу елны малайлардан башладык. 2 гыйнварда беренче булып ир бала туды. Безнең эш бәйрәмгә карамый. Әниләр һәм бәбиләр исән-сау булсын. Никадәр генә арыган булсак та, бала кычкырып җибәрүгә, талчыгулар юкка чыга. Әнисе күкрәгенә куйгач, ул бала сөтен дә имеп тә куйса… Әниләр елап, ә без сөенечтән көлеп җибәрәбез. Бала тудыру йортында эшкә җаны-тәне белән бирелгән акушерлар гына эшли ала, – ди Миләүшә Җәләлетдинова.

чыганак:

Бәйле