Сорауга «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин җавап бирде.
– Кешбэк ул, әлбәттә, безнең өчен яңа, заманча әйбер булып тора. Шуңа күрә аның хөкеме турында галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Аларның бер ише аны кулланырга ярый ди, кемдер хәрам ди. Ләкин пәйгамбәребезнең сүзләрен истә тотарга кирәк. «Дөреслектә, хәләл нәрсәләр ачык, хәрам нәрсәләр ачык, һәм алар арасында шикле әйберләр бар, алар хакында күп кешенең аңлавы юк. Шикле әйберләрдән сакланучы, үз динен һәм намусын саклап калу өчен, аннан ерак булыр, ә шикле әйберләр белән шөгыльләнүче хәрам эшләргә дә кереп китәр…» – ди ул. Димәк, ялгыш хәрамга кереп китмәс өчен, андый әйберләрне кулланмый торсак хәерле булыр.