Иркә үз тормышындагы вакыйга турында сөйләгән. Гайбәт тугел, гыйбрәт булсын.
Татарстандагы ТМТV каналындагы «Сер булып калсын» тапшыруында җырчы Иркә серләре белән дә бүлешкән.
– Артур белән яңа гына өйләнешкән вакытыбыз, мәхәббәттән һуш югалтып йөргән чаклар… Гастрольләрдән кайтып киләбез, автобус тулы кеше – артистлар! Шулар алдында бер ханым миңа: «Кара, иреңне кызың алып китәр әле», – диде.
Миңа аның сүзләре шок булды. Үзе ике бала анасы булган хатын-кыз минем нарасыем турында ничек шундый пычрак сүзләр әйтә ала?! Аның ни эше бар?! Бик авыр булды бу сүзләр миңа. Кешегә үпкә тотарга ярамаса да, мин аны кичерә алмадым.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-01-18/ire-ne-kyzy-alyp-kit-r-le-3109204