Укучыларга тычканнар һәм тараканнар белән бергә укырга туры килә

Татарстанның Питрәч районында укучыларга тычканнар һәм тараканнар белән бергә укырга туры килә. Шаһитлар җирле мәктәпләрнең берсендә боларны видеога төшергән.

Мәктәптә тычканнарны тотар өчен урнаштырылган тозакта бер тычкан ята. Ашханәдә балалар ашап утырган өстәледә таракан йөгерә. Моннан тыш, бөҗәкләрнең мәктәпнең диварлары буенча хәрәкәт итүе дә видеога төшерелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102514/

Бәйле