Батыр егетебез бу исемгә лаек!
Тәтешле районы кешеләре Фәнис Хөсәеновка һәлак булганнан соң Россия Герое исемен бирү тәкъдиме белән чыккан.
Мәгълүм булуынча, петиция тексты «change.org» сайтында урынлаштырылган. Шулай ук, ул «putin.kremlin.ru» сайтында (Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга) язылган.
«Фәнис Хөсәенов үзенең батырлыгы, рух ныклыгы, гамәлләре белән башкалардан аерылып торды. Шул уңайдан Хөсәенов Фәнис Әдип улына һәләк булганнан соң Россия Герое исемен бирүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз! Фәнис барыбыз өчен дә Ватаныбызның уртак сөекле, чын улына әверелде”, — тиелә.
Петициянең тулы тексты белән югарыда аталган сайтларда танышырга мөмкин.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-20/f-nis-h-s-enovka-rusiya-geroe-iseme-birelerme-3113418