Мобилизацияләнгән хәрбиләр кайчан өйләренә кайта беләсезме?

2022 елның 24 февралендә Россия армиясе Донбасста махсус хәрби операция башлады.

21 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация башлануы турында игълан итте. Аның барышында кораллы көчләр сафына 300 000 запасчы чакырылды.

РФ Дәүләт Думасында СВОда катнашучы гражданнар өйләренә кайчан кайта алачагын аңлаттылар.

Мобилизацияләнгән россиялеләр махсус операция тәмамланганнан соң яки РФ Югары башкомандующие Владимир Путинның тиешле боерыгыннан соң өйләренә кайтачак, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев.

«Мобилизацияләнгән ир-атларның өйләренә кайтару өчен төп шарт — җиңү. Икенчесе — ул югары башкомандующийның приказы (Владимир Путин — редакция искәрмәсе). Менә барлык шартлар. Минем аңлавымча, алар кораллы көчләр сафында махсус операция ахырына кадәр булачак «, — дип фикерен белдерде Гусев.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102737/

Бәйле