Татарстан блогерлары чын авыл туе уздырып шаккатырган

Яшьләр «Четыре свадьбы» программасында акчалата бүләк өчен көрәшкән.

Блогерлар 28 яшьлек Илүсә үзенең сөйгәне 25 яшьлек Рушан белән Пятница каналы оештырган «Четыре свадьбы» проектында катнашкан. Блогер парның икесенә 200 меңгә якын язылучылары бар.

Авыл кызы Илүсә туйны авылча уздырырга булган. Мәҗлес уздыру аларга 800 меңгә төшкән. Тантана буласы урынга кәләш тракторда, ә кияү квадроциклда килә. Барлык татар гореф-гадәтләре дә үтәлә, көндәшләре хәтта конкурсларда да катнашканнар.

Илүсә белән Раушанның туе беренчелекне алмаган, алар икенче урын яулаганнар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102695/

Бәйле