Салават Фәтхетдинов дустына машина бүләк иткән: «Сиңа түгел — хатыныңа!» 

Салават Фәтхетдинов дусты Фирзәр Мортазинга машина бүләк иткән. Татарстанның халык артисты, танылган җырлар авторы Фирзәр Мортазин узган атнада юбилеен билгеләп үтте. Җырчыны туган көне белән котларга татар эстрадасының танылган артистлары, сәхнәдәш дуслары килгән иде.

Ничә еллар бергә хезмәттәшлек итүче җандусты — Салават Фәтхетдинов та тамашада катнашты. Салават гадәттәгечә тамашачыларга Фирзәр белән бәйле кызыклы вакыйгаларын сөйләп көлдерде, аннан бүләген тапшырды: «Сиңа нәрсә бүләк итәргә дә белеп булмый. Шуңа күрә машина. Утырып йөрергә ярамый торган. Дөресрәге хатыныңа. 3 вариант бирәм — кер юуу машинасы, табак-савыт юа торган йә тегү машинасы. Сайласын!» дигән ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102803/

Бәйле