Фирдүс кадәр булдырып карагыз әле!

Фирдүс Тямаевны сәхнәдә сикереп, җиңел-җилпе җырлар җырлап йөрүдә гаепләүчеләр күп, әлбәттә. Ә менә мобилизацияләнгән егетләргә аның кадәр ярдәм күрсәтүече бар микән?

Күптән түгел алар якташларына посылкалар һәм 2 машина илтеп биргән.

«Дуслар, безнең егетләргә изге теләкләр телик әле. Бу – зур тарих… Егетләр чикне үтеп, тагын 450 чакрым эчкә кереп, иң беренче сафта булган егетләр янына барды. Концерттан кергән акчага ике «Нива» машинасы сатып алдык. Аллаһка шөкер, барысы да барып җитте. Ярдәм итүчеләргә барыгызга да рәхмәт. Нурлат, алга!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчының әнисе йортына исемле посылкалар да китергәннәр. Фирдүс Тямаев хәрбиләргә үзе дә посылкалар әзерләгән. Җырчы махсус хәрби операция зонасына китүчеләрне озатып кала, алар арасында бертуган энекәше дә бар.

«Фирдүс брат, рәхмәт! Барлык әйберләрне алдык. Барысын да ашаттык, эчерттек, мунчада юдык. Малайлар исән-сау килеп җитте. Әйберләр бик күп, тәмле итеп чәй эчтек. Машина – ут», – дип, хәрбиләр җырчыга рәхмәт сүзләре яздырган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-01-22/fird-s-kad-r-buldyryp-karagyz-le-3114807

Бәйле