Кан басымын төшерү ЫСУЛЛАРЫ

-- Лейла

Бәрәңге кан басымын нормальләштерергә ярдәм итүче калий белән магнийга бай. Моннан тыш, уртача зурлыктагы бәрәңге нибары 150–160 калориягә генә ия. Кан басымын төшерү өчен, кабыклы бәрәңгене суда йә томалап пешерегез. Йогырт кушып ашасагыз, икеләтә файдалы булачак.

— Какао. Австралия галимнәре фикеренчә, табигый какао порошогы булган ризыклар кан басымын түбәнәйтә. Чөнки составындагы флавоноидлар кан тамырларының торышын яхшырта. Какаоның калориясе күп. Шуңа күрә аны көнгә 1 аш кашыгыннан артык кулланырга ярамый.

— Ногыт борчагы. Кузаклы үсемлек клетчатка, магний һәм калийга бай. Һәр көнне ногыт борчагы, борчак яисә ясмык ашарга гадәтләнәсез икән, сезне кан басымы борчымаячак.

— Банан. Калий чыганагы булып тора. Банан тозның да зыянлы йогынтысын бетерә. Өлкәннәргә көн саен 4,7 грамм калий кирәк. Ә бер бананда киңәш ителгән норманың 12 проценты бар. Аны иртән боткагызга салыгыз, я булмаса түгәрәкләп кискәләп, киптерегез. Тәмле десерт та булачак, кан басымыгыз да төшәчәк.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле