Бу атнада Татарстанда 22 градуска кадәр салкын булачак

-- Лейла

Татарстанда антициклон йогынтысында җиңелчә генә суык һава урнашты. Пәнҗешәмбегә бераз җылыта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда,  чәршәмбе – 25 гыйнварда көндез -5…-10, төнлә -12…-17, урыны белән -22 градуска кадәр салкын көтелә. Явым-төшем булмаячак. Пәнҗешәмбе – 26 гыйнварда температура бераз күтәреләчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -2…-7, төнлә -8…-13, урыны белән -17 градус күрсәтәчәк.

Башлангыч фаразлар буенча, җомга һәм шимбә – 27-28 гыйнварда республикада урыны белән  аз гына кар явып үтәчәк. Җиңелчә салкын һава сакланып кала: көндез термометрның терекөмеш баганасы -5…-10, төнлә -11…-16 градус чикләрендә тирбәләчәк.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле