Җырчы Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә Башкортстан районнарын «кыздырып» йөри. Сәхнәдә — ут инде! Ә күңеле…

Татарстанның атказанган җырчысына Башкортстанның Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре, Илеш районы тамашачылары кул чаба. Аның җырлавы да, сөйләве дә, килеш килбәте, командасы — барысы да соклангыч. Ник бер кимчелеге булсын шунда!

Ә күңелендә ни барлыгын үзе генә белә, күрәсең. Бу хакта ул #прикиньартисттакеше хештегы белән социаль челтәрдә болай язган:

«Кызыл помада… Ялтыравыклы күлмәк… Һәм син дөнья йөзендәге иң бәхетле кеше кебек сәхнәгә чыгып басасың. Кемгә кирәк синең күңелең халәте?
Бар да тәртиптә! Бу артист тормышы! Монда чирләргә, еларга, зарланырга ЯРАМЫЙ!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-01-24/prikin-artist-ta-keshe-3117014

Бәйле