Галәветдиновлар гаиләсенә алты бала гел алты шатлык булсын!..

Кайвакыт матбугат карап утырганда, таныш исемнәргә һәм таныш йөзләргә юлыгасың да сөенәсең. Синең белән бер юлдан йөргән, аралашкан авылдашыңның, танышыңның уңышлары йөрәккә май булып ята, шатландыра. Күңелдә «Безнеке бит бу!» дигән татлы хис уяна.

«Ялкын» журналының 2021 елгы июль санын ачкач, минем күңелдә, мәсәлән, нәкъ шундый тойгы кузгалды. Журналның «Шәхес» дигән рубрикасында Ралинә Галәветдинова – авылдашларым Фәүзия һәм Рәдис Галәветдиновларның кызы, 2021 елда әле унсигез яшен генә тутырган үсмер турында күләмле язма урын алган. Унсигез яшьтә шәхес булу өчен, үзеңнең остаханәң белән уртаклашу өчен, байтак тырышырга кирәк. Белә идем мин Ралинәнең дизайнерлыкка укуын. Бу юнәлештә сәләте зурлыгын да аңлый идем, чөнки гаилә бик таныш, көндәлек аралашып яшәгән кешеләр.

Журнал битендәге Ралинәгә карыйм да, күз алдымда язмышлар калейдоскобы әйләнә. Менә аның әтисе Рәдис – балалар бакасына йөргән сабый, аннан соң мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укып, медаль белән тәмамлаган үсмер, тагын аз гына вакыт үтүгә, ул инде – авылның имамы… Әле яңа гына күрше авыл кызы Фәүзия белән гаилә корганнар иде, хәзер инде әнә кызлары: «Кечкенәдән үк тегү эшенә тартыла идем. 8–9 яшьләрдә «Барби» курчакларына киемнәр тегә башладым. Әкренләп бу эш миңа рәхәтлек китерә башлады. Дизайнер һөнәре минем кечкенә генә хыялыма әйләнде», – дип, «Ялкын»га интервью бирә.

Ралинәнең талантына һәм, Аллаһ теләсә, киләчәктәге уңышларына шикләнмим мин, чөнки, бердән, бу нәселгә тәкъдирләрнең Хуҗасы сәләтләрне өеп биргән, икенчедән, бу – күпбалалы гаилә. Күпбалалы гаиләдә балалар гадәттә тырыш була. Әти-әнинең шәхси үрнәге таләп ителә, әлбәттә. Шәхси үрнәк мәсьәләсе исә болайрак: авылның өлкән имамы авырый башлап, аның урынына кеше таба алмагач (авылда тиешле таләпләргә җавап бирердәй кеше булмау гаҗәп түгел), бик нык кыстап, үтенеп, әлеге вазыйфага утыз бер яшьлек Рәдисне тәкъдим иттек. Имамның нәрсә хисабына яшәячәге турында сүз кузгалткач, ул, өздереп, бер генә җөмлә әйтте: «Минем кулым эш белә». Чынлап та шулай иде. Рәдис балачактан сурәтләрне коеп кына куя, исәп-хисапка бик җитез (югары белемле математик), кулында эш кораллары уйнап кына тора. Ничә йортны нигезеннән алып түбәсенә кадәр күтәреп чыгуын үзе дә белми торгандыр. Бу юллар авторы гаиләсе өчен генә дә ике йорт шуның куллары белән күтәрелде. Нәрсәдер төзисе булса, аның проектын, сметасын, материалларын, мәсәлән, әле дә шуннан исәпләтәм. Һәм эшне соңгы ноктасына кадәр шуңа тапшырам да. Хәтерлим әле: Ташкичү мәктәбен ремонтлап, заманча бинага әверелдергәндә, имам төзегән һәм җитәкчелек иткән бригада зур эш башкарды, нәкъ шул бригаданың эше район газетасында аерым мактап искә алынды. Үткән көздә җилгә, яңгырга, карга карамыйча, район администрациясе бинасының түбәсен эшләп чыктылар.

Галәветдиновлар гаиләсе күп итеп терлек асрый, пай җирләрен алып эшкәртә. Рәдис күп вакыт төзелеш эшләре белән читтә йөргәнгә, шәхси хуҗалыкны тәртипле итеп алып бару Фәүзия һәм балалар җилкәсенә төшә. Мәктәп ашханәсендә эшләүче Фәүзия барысына да өлгерә. Боларны ник язасың, диярсез. Үткән җәй Ташкичүгә килгәч, Риман абый Гыйлемханов миннән: «Авыл кешесе нәрсә хисабына яши?» – дип сораган иде. Карагыз: алты балалы гаилә (ике кечкенә малай әле бакчага йөриләр) кредитсыз-нисез менә дигән итеп каралты-кураны төзеп, трактор-машина алып, беркемгә дә ялынмыйча, авылда тормыш алып бара. Чөнки кулларын тик тотмый һәм Аллаһы Тәгалә биргән сәләтләрен киң файдалана. Әти белән әнинең сәләтләре дә, тырышлыгы да балаларга күчә. Беренчесе генетикага бәйле һәм безнең катнашыбыздан башка хәл ителсә, эшлеклелек һәм тырышлык – тәрбия һәм шәхси үрнәк нәтиҗәсе. Менә шулар талант белән кушылгач, күпбалалы гаиләдә дә пөхтәлек һәм чисталык, муллык күрәбез.

Каннан, тумыштан килә торган талант мәсьәләсе дә бик кызыклы бит ул. Мин махсус балаларның портфолиоларын сорап алып карадым. Элекке укытучы инстинкты уянды, берәмләп, җентекләп, барысын да өйрәнеп, тикшереп чыктым. Дипломнар һәм грамоталар саны таң калдырырлык. Менә карагыз: Фирдинә – гаиләдәге икенче кыз – мәктәптәге беренче бүләкләрен беренче сыйныфта укыганда ук Россия күләмендәге математика буенча интернет-олимпиадада икенче дәрәҗәдәге диплом, район күләмендәге «Яшь рәссам» конкурсында беренче урын грамотасы рәвешендә алган. Соңрак сәнгатьле уку һәм үзешчән сәнгать өлкәсендәге уңышлар (болары, мөгаен, Фәүзия аша тапшырылган геннардандыр) өстәлгән. Гаиләдәге иң өлкән бала Рәмиснең дә уңышлары – математика, рәсем сәнгате һәм спорт өлкәсендә. Әйтик, үсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге – аныкы. Чаңгы ярышында җиңүләр – аныкы. Армия сафларында хезмәт иткәндә алган грамотасына: «За высокие показатели в боевой подготовке, примерную воинскую дисциплину, отличие и разумную инициативу…» – дигән сүзләр язылган. Әле икенче сыйныфта гына укучы Ихсанның 6 яшьтә «Салават күпере» журналында рәсеме басылып чыккан. Хәсән белән Хөсәенгә сәләтләрен күрсәтергә әлегә иртәрәк, алар бакчага йөри.

Рәдиснең үзенең соңгы елларда алган диплом һәм грамоталары гына да калын бер портфолиолык. Имамнар бәйгесендә ел саен я беренче, я призлы урын. Болар барысы да – армый-талмый эшләү, гыйлем алу нәтиҗәсе. Балаларның әти-әни үрнәгендә җиңүләр яулавы гаҗәп түгел.

Без шатлыкта да, кайгыда да имамга барабыз бит. Бала туса да, гаилә корылса да, җеназа булса да… Күп нәрсәне ничектер имам эшләргә, үтәргә тиеш, дип уйларга гадәтләнгәнбез. Имамлык хезмәтенең вакыт таләп итүе, мәшәкать соравы хакында уйлап та карамыйбыз. Мөселманнар лидерының кешеләргә сөйләп йөрми торган игелекле эшләре дә була, аларын, аңлашыла инде, без дә сөйләп тормыйбыз.

2022 елда Татарстанда алты балалы бары тик 268 генә гаилә булган икән. Арча районында – җидәү. Кешеләр бала тәрбияләү мәшәкатеннән баш тартып, ил демографик кризиска батканда, үрнәк гаиләдә «сөбханаллаһ», «бәрәкаллаһ» дип әйтерлек балалар үстерү – зур батырлык. Галәветдиновлар гаиләсенә алты бала гел алты шатлык булсын, дигән теләктә калабыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102932/

Бәйле