Урындык атышып уйнаган балаларны каеш белән кыйнаган укытучыны эшеннән азат иткәннәр

Краснодар краеның Усть-Лабинск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә математика укытучысы балаларны каеш белән кыйнаган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Укытучы балаларны такта каршына чыгара һәм арт ягына каеш белән суга. Балалар кычкыра, авыртуын әйтәләр, укытучыдан туктауын сорыйлар.

«Борыл, дим, тизрәк. Тагын ике. Бәхәсләшсәң, ун булыр», – ди мөгаллим.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, вакыйга 18 гыйнварда була. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары тәнәфес вакытында сыйныфта балаларның урындыклар белән ыргытышып уйнавын күрә. Укытучы кисәтү ясагач, балалар «кыйнарга тәкъдим итә һәм укытучының кулына каеш бирәләр».

Район буенча мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, укытучыны эштән җибәргәннәр. Вакыйга булган мәктәп директорын һәм зыян күрүче балаларның ата-аналарын полициягә чакырганнар. Малайларның ата-аналары укытучыга карата гариза язудан баш тарткан.

Прокуратура тикшерү башлаган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/102993/

Бәйле