Түбән Кама мэры күңелсезлеккә дучар булган

-- Лейла

Түбән Кама мэры Рамил Муллин хезмәттәшләре белән футбол уйнаганда аягын сындырган, әмма имгәнүенә карамастан, ул спортзалга йөрүен дәвам итә, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Хәзерге вакытта шәһәр башлыгы култык таякларында йөри. Рамил Муллин бу хәлгә юмор аша карый. Аның сүзләренчә, бу кулларга өстәмә күнекмәләр ясау өчен әйбәт мөмкинлек.

ТНВ

Бәйле