13 яшьлек кыз фурага утырып киткән…

Үсмерне атна буе эзләделәр.

Бурятия авылларының берсеннән югалган мәктәп укучысын бөтенләй башка шәһәрдә — Чиләбедә тапканнар. Үсмер бер атнадан соң табылды, дип хәбәр иттеләр кичә Бурятия буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Эзләнүче 13 яшьлек кызны Чиләбедә полиция тапкан. Хәзерге вакытта аның белән полиция хезмәткәрләре эшли. Якын арада кыз законлы вәкилләргә тапшырылачак», — дип белдерәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Билгеле булуынча, 13 яшьлек Вероника 17нче гыйнварда югалган иде, ул өйдән әти-әнисенә картәнисенә юл тотуын әйтеп чыгып киткән. Аннан соң кыз югалган. Әти-әнисе хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән һәм югалу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Үсмерне эзләүдә хокук сакчылары, волонтерлар, тикшерүчеләр катнашкан.

Тикшерү барышында баланың чынлыкта исә бер ир белән очрашуга баруы ачыклана. Бу ир сүзләренчә, ул аның белән машинада йөргән һәм төнлә авыл үзәгендә калдырып киткән. Ул Верониканың башка шәһәрдәге дусларына бару планы турында сөйләвен дә әйткән.

«Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз ерак араларга йөрүче зур йөк автомобилендә Чиләбегә барып җиткән, анда кунакханәләрнең берсенә килгән һәм, документларымны югалттым, дип алдап, эшкә урнашырга тырышкан. Администратор, уяулык күрсәтеп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан, алар исә кызның эзләүдә булуын ачыклаган», — диелә Бурятия буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-25/13-yashlek-kyz-furaga-utyryp-kitk-n-3118535

Бәйле