Көн дә иртән шулай эшләсәгез, сәламәтлегегез нык булыр.

Телне арчырга.
Бу бик файдалы. Әмма күпләр аны кирәксенми. Эш шунда: телдә бик күп бактерияләр туплана һәм алар ашказаны-эчәклек трактына эләгергә, яки авыз куышлыгы авыруларын барлыкка китерергә мөмкин. Телне гадәти теш щеткасы белән арчыгыз.

Иртәнге аш алдыннан бал кабыгыз.
Ашарга ун минут кала, бер чәй калагы бал кабып, артыннан су эчеп куегыз. Бу ашказанын ризыкны кабул итәргә әзерли, аның кислоталылыгын, шулай ук холестерин күләмен киметә. Болардан тыш, бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә.

Авызны водород перекисе белән чайкату.
Моны иртәнге ашны ашагач ук эшләргә кирәк. 50 грамм саф суга 5-7 тамчы 3 процентлы перекись эремәсен салып болгатыгыз. Бу авыздагы исне бетерә, теш һәм урт авыруларын булдырмаска ярдәм итә һәм тешләрне агарта.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-01-25/k-n-d-irt-n-bal-kap-3117892

Бәйле