Татарстанда 24 яшьлек хәрби белән хушлаштылар

-- Лейла

Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган 24 яшьлек Иван Немасев белән хушлаштылар. Бу хакта районның «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Иван Немасев Хорновар-Шигали авылында туып-үскән. Мәктәптән соң, белем алуын район тармак технологияләре техникумында дәвам итә. Техникумны 2017 елда тәмамлый. 2018 елның ноябрендә армиягә китә һәм контракт буенча эшкә кала.

Иван Немасев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән. Россия Президенты Владимир Путин тиешле Указга кул куйган.

ТНВ

Бәйле