Чаллыда яшәүчеләрнең мәхәббәт тарихы полиция бүлегендә тикшерү белән тәмамланган. Моңа 60 мең сум акчаның югалуы сәбәпче булган.
Эшмәкәр хатын сөйгәне белән ял итү өчен счеттан 60 мең сум акчасын салдырган. Тик 40 яшьлек ир эшкә киткәндә, ишек төбендә тоткарланган һәм хатын сизмәгәндә аның кесәсеннән 60 мең акчасын урлаган.
Акча югалуын ачыклагач хатын үзенең Ромеосына шалтырата, тик аның телефоны сүндерелгән була. Аннары ул ирнең өенә бара, анда ишекне аның әнисе ача.
Кунакның килү сәбәбен белгәч, әнисе улының кесәсендә 22 мең сум табуын әйтә. Ул аларны хуҗасына кайтара. Соңрак ир кайта һәм 38 мең сумны үз ихтыяҗларына тотуын танырга мәҗбүр була.
Хатын рәнҗетүчене кичерми һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Әлеге хәлдән соң Россия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103205/